Тукай районында урнашкан “Звездный” лагеренда әниләр һәм балалар сменасы эшләде. Анда безнең районнан да ике гаилә ял итте. VII халыкара яшьләр белем бирү “Сәләт” форумында безнең гаиләләрдә тәрбияләнүче ике бала катнашты. Алар үзләре кебек үк әниләр һәм балалар белән аралашудан тәм табып рәхәтләнеп ял иттеләр. Яңа танышлар белән аралаштылар, төрле мастер-классларда катнаштылар.