Крәш Шуран мәдәният йорты директоры клуб территориясендә балалар белән Квест уенын оештырды. Күп кенә кызыклы биремнәр үтәргә туры килде балаларга: табышмаклар чиштеләр, яшерелгән серле сүзләрне ишек алдыннан, төрле җирләрдән эзләделәр. Җәнлек фигураларының бер өлешен чәчәк савытларына качылырылган җирдән таптылар. Ниһаять, бүләкләр яткан сандыкны тапкач, балалар шатлыкларын кая куярга белмәделәр.
Крәш Шуран мәдәният йортында балалар белән берлектә "Минем яраткан журналым" исемле кичә узды. Балалар үзләренең яраткан журналлары турында сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, табышмаклар чиштеләр.
Үзәк китапханәдә Кыргызстанның Бишкек шәһәреннән кунаклар булды. Китапханәне һәм район үзәген бик ошаттылар.
14 нче август көнне Тат. Бүләр авыл клубында "Гасырлар мирасы" исемле шәҗәрә конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурста 10 кеше катнашты, бөтенесе дә дипломнар һәм буләкләр белән бүләкләнделәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Атлап баручы автобус" акциясендә катнаштылар.
14 август көнне Мөслим муниципаль районы Советы утырышлар залында "Бердәм Россия" партиясенең депутат фракциясе утырышы булып узды.
Мәллә-Тамак авыл мәдәният йортында балалар өчен "Ирискада кунакта" исемле күңелле цирк булды. Клоун балаларга бик кызыклы уеннар уйнатты, фокуслар күрсәтте. Чара ахырында балалар татлы мамык белән сыландылар, өйләренә бик кәнәгать булып, шатланып кайтып киттеләр.
14 нче август көнне Михайловка авыл мәдәният йорты директоры, кунакка кайткан балалар белән, "Велосипед ярышы" исемле конкурс оештырды. Конкурс ахырында балаларны кып - кызыл арбуз белән сыйлаганнар.
14 август көнне яшьләр радиосы “Мизгел FM” үзенең икенче эфирына чыкты.
Кичә, 14 август көнне “Яшел Мөслим” акциясе кысаларнда яшь агачларга су сибү оештырылды...