ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

... район буенча уртача уңыш, гектарыннан 26,1 ц/га


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Футбол – балаларның һәм яшьләрнең иң яраткан уеннары:  ул балаларны дус булырга, бердәм булырга өйрәтә, физик тәрбияне һәм ихтыяр көчен үстерә. Һәм нәкъ менә әлеге максатларда Симәк авыл мәдәният йорты директоры балалар белән футбол уены оештырган .

Иске Карамалы мәдәният йорты, Физкультурниклар көне уңаеннан, балалар белән "Җитез тәгәрмәчләр" исемле чара уздырды.Тәгәрмәчле тимераякта узышу, велосипед белән уеннар, авыл буйлап велойөреш, Кубәк спорт мәйданчыгында уеннар балаларга бик ошады. Участок полиция инспекторы Маликов И.И. велосипедта йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, аларны үтәгәндә генә бәла-казаларсыз йөрергә мөмкинлеген аңлатты, һәркемнең велосипедын номерлары белән исәпкә алды.

 

16 нчы август көнне Ташлыяр мәдәният йорты хезмәткәрләре якынлашып килуче Корбан бәйрәме уңаеннан Мәчеттә җыештыру эшләре алып бардылар.

Бүген,  Үрәзмәт мәдәният йортында Халыкара Дартс көненә карата балалар белән заманча дартс уены уйнадылар. Ярышта бик теләп  8 бала катнаштылар, соңыннан үзләренең яраткан  уеннарын уйналдылар.

 

Шуганка авылы китапханәчесе балалар бакчасында  Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Акыллыга сүз әйттем..." дип исемләнгән китабына 15 ел тулу уңаеннан табышмаклар кичәсе үздырды.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, әти-әниләр белән "Бусаганы атлап кергәч, урыс телен оныт. Интернет фикерләүне боза. Төп тәрбия - басым ясамау!" тематик очрашу-әңгәмә уздырдылар.

15нче август көнне Күбәк авылы спорт мәйданчыгы территориясендә "Бер күрешү - бер гомер" исеме астында кичә узды. Биредә авыл юбилярлары тәбрикләнде, үзешчән сәнгать артистлары авыл халкына изге теләкләрен һәм матур җырларын юлладылар, абыйлы-энеле Кәримовлар скрипкада халык көйләрен башкардылар, Д.Кәлимуллина үзенең туган якка багышланган шигырьләрен укыды. "Алтылы", "Сигезле", "Капкалы" кебек уеннар уйналды, баянга кушылып ретро җырлар башкарылды.

Бишкек шәһәреннән кунаклар...

   Үзәк балалар китапханәсендә “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез кунакта булдылар. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды, экскурсия үткәрде, өстәл уеннары уйнатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International