Крәш Шуран мәдәният йорты директоры клуб территориясендә балалар белән Квест уенын оештырды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

 Крәш Шуран мәдәният йорты директоры клуб территориясендә балалар белән Квест уенын оештырды. Күп кенә кызыклы биремнәр үтәргә туры килде балаларга:  табышмаклар чиштеләр, яшерелгән серле сүзләрне ишек алдыннан, төрле җирләрдән эзләделәр. Җәнлек  фигураларының бер өлешен чәчәк савытларына качылырылган җирдән таптылар. Ниһаять, бүләкләр яткан сандыкны тапкач, балалар шатлыкларын кая куярга белмәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International