14 август көнне яшьләр радиосы “Мизгел FM” үзенең икенче эфирына чыкты. Тапшыру барышында сезне спортта һәм яшьләр тормышындагы “кайнар” яналыклар белән Айсылу таныштырды. Шулай ук бездә кунакта Казан шәһәрендә үткән VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делигаты Минхаҗев Рүзәл Радик улы булды. Рүзәл “Авылым яшьләре һәм “Туган Ыгыма кайтам” исеме астындагы проекты турында сөйләп китте.”Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздырылды), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу кебек торле чаралардан торды” – дип сөйләде.