ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

27 нче сентябрьдә Яна Усы авылының Бәчук чишмәсе тирәсендә “Географ көне” үткәрелде. Анда район мәктәпләренең . 6-9 класс укучыларыннан торган җыелма командалар  географиядән булган белемнәре буенча көч сынашты .

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә зональ семинарда катнашты. Районнардан җыелган китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Мари Бүләр авыл клубы мөдире Тимербаева Р. һәм Исанбаевлар гаиләсендә булды.

26 нчы сентябрь көнне Тугаш  мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Агачлар утырту көне" акциясендә катнаштылар.

27 сентябрь - мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүчеләр көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Рәхмәт Сиңа, тәрбиячем" исемле тематик кичә узды. Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләрен "Тиктормаслар" балалар коллективы һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, матур җыр-биюләрен, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Хөрмәтләү кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.
 

   Үзәк китапханәдә якташ язучыбыз Илүсә Нәбиуллина белән очрашу үтте. Чарага Мөслим мәктәпләре укучылары һәм актив өлкәннәребез килгән иде. Катнашкан һәркеше үзен кызыксындырган сорауга җавап алды.

27 сентябрь көнне Михайловка мәдәният йорты директоры инициативасы белән "Чебурашка" балалар бакчасында барлык тәрбиячеләрне һәм хезмәт күрсәтүче персоналны шушы бәйрәм белән тантаналы котлау булды, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген куянкайны кишер салаты ясап сыйладылар.Башта кишерне тотып карадылар,аннан яхшылап юдылар,кабыгын апалары ярдәме белән махсус кискеч белән чистарттылар,аннан кыргычтан кырдылар.Кишернең күзләр өчен бик тә файдалы икәнен белделәр.

Беренче кечкенәләр төркеме

Баланны авыл китапханәсече, ТР һәм Рәсәйнең Халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның тууына 95 ел уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды һәм соңыннан рәсемнәр ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International