ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген куянкайны кишер салаты ясап сыйладылар.Башта кишерне тотып карадылар,аннан яхшылап юдылар,кабыгын апалары ярдәме белән махсус кискеч белән чистарттылар,аннан кыргычтан кырдылар.Кишернең күзләр өчен бик тә файдалы икәнен белделәр.

Беренче кечкенәләр төркеме

Баланны авыл китапханәсече, ТР һәм Рәсәйнең Халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның тууына 95 ел уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды һәм соңыннан рәсемнәр ясадылар.

Югары Табын авылы китапханәсендә "Халык рәссамы" дигән сәнгать сәгате үтте. Бу чара ТР һәм Рәсәйнең халык рәссамы, Тукай бүләге иясе  Лотфулла Фәттаховка багышланды. Катлаулы тормыш юлы узган рәссам язмышы белән танышканнан соң, укучылар аның картиналарын чагылдырган презентация карадылар. Соңыннан рәсем ясадылар.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Кил син безгә Сөмбелә" дип аталган бәйрәм кичәсен уздырды. Бәйрәм кызыклы конкурслар, концерт номерлары, мавыктыргыч уеннар белән бергә үрелеп барды.

Баек авыл китапханәчесе "Һәр өлкәнгә - рухи юл"- акциясе кысаларында, Хайруллина Розалия Габдулла кызы өендә булды, яңа кайткан газета - журналлар белән таныштырды.

Югары Табын авылы китапханәчесе китап укучыларга бердәм  электрон билетларның өстенлеге турында сөйләде һәм башлангыч класс укучыларына билетлар тапшырды.

Мәллә Тамак авыл китапханәчесе "Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында авыл халкын газета- журналларның яңа саннары белән таныштырды.

Тугаш авыл китапханәчесе "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International