27 сентябрь - мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүчеләр көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Рәхмәт Сиңа, тәрбиячем" исемле тематик кичә узды. Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләрен "Тиктормаслар" балалар коллективы һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, матур җыр-биюләрен, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Хөрмәтләү кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.