Харрас чишмәсе буенда авыл бәйрәме булды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Түреш халкы, зыяраттагы өмәдән соң, Харрас чишмәсе буенда, авыл бәйрәменә җыйналды. Биредә халыкның көнкүреш шартларының тагын да яхшыруы, зияратның коймасы өр - яңадан яңартылуы, көзге уңышның муллыгы турында сөенеп сөйләшү узды, авыл җирлеге башлыгы И.Н.Кәримовка, аеруча район ветераннар советы рәисе, шушы авыл егете И.Х.Низамовка, район җитәкчеләренә, бу эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәтләр җиткерелде, алдагы проблемалар һәм аларны чишү юллары тәгаенланды. Илгиз Хафизович Низамов гаиләсе һәм туганнары чалдырган корбан итеннән плов пешерелде, мул өстәл әзерләнде һәм Сөләйман хәзрәт тарафыннан авылдашлар рухына корән сүрәләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International