ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Баланлы авылы китапханәчесе балалар бакчасында балаларны яна журналлар белән таныштырды.Төрле кызыклы әкиятләр укылды,кроссвордлар чишелде.

Тугаш авыл китпаханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Утә гомер аккан сулар кебек!» дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрде.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Мөслим сәнгать мәктәбе җирлегебез территориясен тәртипкә китерү буенча өмәгә чыкты.

Салауз Мухан мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре клубта бәйрәм өстәле әзерләделәр һәм өлкән буын кешеләрен чәй табыны артына чакырдылар. Шулай ук алар бәйрәмгә килә алмаган ветераннарның өйләренә бардылар.

Яңа Усы авыл мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм чәй табыны артында узды, өлкәннәр белән бергә җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар һәм биеделәр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресына иң изге теләкләрне генә ишеттеләр.

"Күбәләк" балалар бакчасында Мөслим гимназиясе белән дәвамчанлык эше алып барыла. Компетенция Мәктәбе булган балалар бакчасы һәм гимназия арасында уртак эш турында килешү төзелгән һәм уртак чаралар планлаштырылган. Бүген безгә дәрескә физик культура укытучысы Шәйхетдинов Дамир Гайнетдин улы килде. Дамир Гайнетдин улы мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын гомумүстерешле күнегүләр башкарырга өйрәтте. Шулай ук балалар эстафеталарда һәм хәрәкәтчән уеннарда да катнаштылар.

Күпфатирлы йортлар ишегалларында янгын техникасы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү үтү мөмкинлеген тикшерү буенча рейдлар узды


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Өлкәннәрне өйгә барып котлау яхшы традиция булып кала. Яңа Карамалы авыл клубы җитәкчесе укучы балалар белән, бәйрәмгә килә алмаган,  әби - байларның өйләренә барып бәйрәм белән котлаганнар: матур шигырьләр сөйләгәннәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәр.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Мөслим муниципаль районында "Игелек икмәге" акциясе узды.

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен ТАССРның 100еллыгы уңаеннан "Моя Родина - Татарстан" дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International