“Изгелек кыл” хәйрия акциясына нәтиҗә ясалды...
Яңа Усы авылы китапханәчесе яшь буынны “Идел” журналының яңа саны белән таныштырды..
Метрәй авыл китапханәчесе, өлкәннәр көне уңаеннан, "Гомер көзләрегез аяз булсын!" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Крәш Шуран авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Чәчләргә чал керсәдә...” дип исемләнгән Өлкәннәр көне үткәрделәр. Алар өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре эчтәлекле концерт күрсәттеләр, соңыннан авыл советы белән берлектә әзерләнгән өстәл артында тәм-томнардан авыз иттеләр һәм өлкәннәребез үзләренең моңлы җырларын да бүләк иттеләр, бик күңелле ял иттеләр.
Метрәй авыл китапханәчесе ,өлкәннәр көне уңаеннан, хезмәт ветераны Солтанова Фәнүзә апаның өендә булып,аны котлап кайтты, китапханәгә кайткан яңа газета - журналлар белән таныштырды.
Рус Шуган авыл китапханәчесе хезмәт ветераны, 2нче группа инвалид Коткова Г.Ф.һәм Поганкина З.Г. ойләрендә булды. Өлкәннәр көне белән котлады, Арина Басорина үзе язган шигырьләрен укыды.
Рус Шуган авыл китапханәчесе укытучылар өчен бәйрәм концерты үткәрде.
8 октябрь көнне Мөслим муниципаль районы Мизгел яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә “Без бергә «муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Мәрхәмәтле икмәк» акциясен оештырдылар.
Елгабаш авыл китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан " Гомер көзләрегез аяз булсын" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Баланны авыл китапханәсече "Яшь рәссамнар" түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Балалар "Алтын көз" темасына рәсем ясап,рәсемнәрне "Салават күпере"журналына җибәрделәр.