"Игелек икмәге" акциясе

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

 Республикада 1 октябрьдән өлкәннәр декады старт алды. Районда декада кысаларында төрле кызыклы чаралар, акцияләр, бәйгеләр уздырыла.

8 октябрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге, яшьләр бүлеге, волонтерлар һәм МГЕР әгъзалары катнашында "Без бергә" район проекты кысаларында "Игелек икмәге" акциясе үткәрелде. Акциядә катнашучыларны политсовет әгъзасы Азат Әхмәтҗанов котлады һәм шундый форматтагы чараларны алдагы эшчәнлектә дә үткәрергә чакырып калды.

Акциядә аграр көллият студентлары камыр ризыклары әзерләү буенча мастер-класслар  күрсәттеләр. Акциядә катнашучылар  партия эмблемасын камырдан әзерләделәр. Акция барышында әзерләнгән бөтен камыр ризыкларын  волонтерлар Картлар йортына күчтәнәч итеп алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International