"Күбәләк" балалар бакчасында Мөслим гимназиясе белән дәвамчанлык эше алып барыла. Компетенция Мәктәбе булган балалар бакчасы һәм гимназия арасында уртак эш турында килешү төзелгән һәм уртак чаралар планлаштырылган. Бүген безгә дәрескә физик культура укытучысы Шәйхетдинов Дамир Гайнетдин улы килде. Дамир Гайнетдин улы мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын гомумүстерешле күнегүләр башкарырга өйрәтте. Шулай ук балалар эстафеталарда һәм хәрәкәтчән уеннарда да катнаштылар.