ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Россиядә БМО- 70 ел ” программасы кысаларында Мөслим туган як музеенда “Тынычлык байрагы” тапшыру чарасы үтте

Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Латипова Чулпан Равил кызы квалификация күтәрү курсларында белем ала.

 24 нче октябь көнне Мөслим гимназиясендә туган (татар)  теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы методик семинары үтте. Гимназиянең туган тел укытучылары татар теле, тарих, биология фәннәре белән берлектә, интеграль ачык дәресләр күрсәттеләр.

Мөслим муниципаль районы хәрби хезмәткәрләренең рәсми делегациясе һәм аларның әти-әниләре Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад районындагы Шарапова поселогында урнашкан 14258 нче хәрби частьтә булып кайттылар.

25 октябрь көнне капма-каршы тапшыруында бездәкунакта район сәнгать мәктәбе театр булеге укытучысы  Замалова Лейсан Равиловна һәм анда шөгелләнуче балалар килде...

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе Куянкай балалар бакчасы балаларын Ленар Шәехнең "Безнең урманда", Нурия Сәйярнең "Әтәч менгән киртәгә" исемле китаплары белән таныштырды. Балаларга бигрәк тә Нурия Сәйярнең әкиятләр ошады.

Елгабаш авыл китапханәчесе Лев Николаевич Толстойга 190 ел тулуга багышланган башлангыч сыйныф укучылары белән класс сәгате узды. Чараның  максаты укучыларда балалар литературасына кызыксыну уяту, Лев Толстойның биграфиясе , «Ике дус» , «Чия тоше » китаплары белэн таныштыру, игьтибарларын арттыру булды.

Метрәй авыл китапханәчесе, балалар бакчасына барып, балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Аларга Флёра Мәрданованың "Карга малае Каркылдык турында әкият"ен укып, тизрәк үсәсе килеп,әти - әнисе сүзен тыңламыйча оясыннан егылып төшкән Каркылдык мисалында , әти - әнинең сүзен тыңларга кирәклеге турында балалар белән әңгәмә үткәрде.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

22 октябрь көнне, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, “Балкыш” район балалар Думасына сайлаулар узды...

Тугаш авыл мәдәният йорты директоры "Табигать язмышы - безнең кулларда" исемле командасы белән "Яшел эстафета" онлайн экоквесты конкурсында катнашып,  призерлар исемлегенә керде. Алар, 30 нчы октябрь көнне, Казанда үтәчәк Республика фестиваленда катнашачаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International