Мөслим муниципаль районы хәрби хезмәткәрләренең рәсми делегациясе һәм аларның әти-әниләре Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад районындагы Шарапова поселогында урнашкан 14258 нче хәрби частьтә булып кайттылар.
Делегация Мөслим якташларының Ватанны саклау буенча хәрби бурыч үтәлеше, хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән танышты.
Мөслим муниципаль районыннан 14 егетнең барысы да лаеклы хезмәт итәләр, хәрби һәм физик әзерлектә уңышларга ирешәләр.
Кайтканда делегация башкаланың истәлекле урыннары белән танышты.