22 октябрь көнне, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, “Балкыш” район балалар Думасына сайлаулар узды. Әлеге сайлауда 17 мәктәптән укучылар катнашты. Алар сайлау алды программалары белән чыгыш ясадылар. “Балкыш” район балалар думасына сайлау нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
-Спикер Айсылу Асадуллина
-Экология министры Василий Григорьев
-Спорт министры Айрат Шамс
-Волонтерлык министры Алина Сабирова
-Масса күләм магълүмат чаралары министры Элҗза Биккина
-Мәданият министры Алина Каюмова
Укучыларны җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез.