“Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2018”

2018 елның 26 октябре, җомга

Хәрби патриотик тәрбия, армия сафларында хезмәт итүнең данын күтәрү йөзеннән бүген  Мөслимнең “Мизгел” яшьләр үзәгендә  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2018” узды. 15 якын  хәрби хезмәткә чакырылучы өлкән буынның, Әфган сугышы ветераннарының киңәшләрен тынладылар. Армия турында кызыклы видеоклиплар һәм концерт номерлары карадылар. Бәйрәм булачак солдат әниләренә чәчәк бәйләмннәре бирү һәм истәлек фотосына төшү белән тәмамланды. Тантаналы өлештән соң Мөслим мемориал комплексындагы “Билгесез солдатка” егетләр исеменнән венок һәм чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International