27 нче октябрь көнне Алабуга институтының технология һәм экономика факультеты гомуми белем бирү мәктәпләрендә, лицей һәм гимназияләрдә укучы балалар арасында технология фәненнән “Созидательный труд школьников” дигән X төбәкара конкурс уздырды.
Әлеге конкурста Мөслим лицееннан Айнур Садриев җиңүче, Ләйлә Низамова 3 нче урынга лаек булды (укытучылары Касыйм Әмиров, Айгөл Камалетдинова).