Баек мәктәбенең укучылар үзидарәсе президенты Хаҗиева Адилә “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уздырылган “Балкыш" район балалар Думасы сайлауларында катнашты.
"Миләшкәй" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә. Балалар физик активлыкларын,җитезлекләрен,хәрәкәтчәнлекләрен ныгыталар.
“Ләйсән” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары рус халык әкияте “Йомры күмәч” белән таныштылар. Тәрбияче апалары театрлаштырылган хикәя аша балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяталар.
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 27 октябрь көнне Баек авыл китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышланган “Комсомол-безнең матур эшләребез, яшьлегебез” дип исемләнгән очрашуда катнаштылар.
"Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Ш.Маннурның "Яратам" шигырен өйрәнәбез.
"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары җәнлекләргә пирожкилар әвәләделәр.Нәниләр түгәрәк ясау күнекмәләрен ныгыттылар,эшләп бетергәч, такталарны салфеткалар белән чистартырга да онытмадылар.
29 октябрь көнне Елгабаш авыл клубында комсомолның 100-еллыгына багышланган "Комсомолда узган яшьлегем" исемле бәйрәм чарасы булып узды.
Тугаш авыл мәдәният йорты "Табигать язмышы - безнең кулларда" командасы 30 октябрь көнне Казан шәһәрендә булып узган "Яшел эстафета" онлайн эко-квестының көзге этабы Республика фестивалендә катнашты. Команда III дәрәҗә Дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Балалар китапханәсендә 2018 елның икенче ярты еллыгында алына торган “Маша и Медведь” журналына күзәтү үтте. Балалар журналга кертелгән башваткычлар, табышмаклар, кроссвордларны бик теләп чиштеләр.
Яңа Усы авыл китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, “Наказание без преступления” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Иң элек шушы көннең тарихы, политик репрессия корбаннары турында кыскача белешмә бирделәр, презентация күрсәттеләр. Соңыннан укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.