Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 27 октябрь көнне Баек авыл китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышланган “Комсомол-безнең матур эшләребез, яшьлегебез” дип исемләнгән очрашуда катнаштылар. Чарада яшьлеге комсомолда үткән Никитина Фәния апа катнашты. Ул укучыларга комсомол турында сөйләде, яшь буынга үзенең киңәшләрен бирде.