Яңа Усы авыл китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, “Наказание без преступления” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Иң элек шушы көннең тарихы, политик репрессия корбаннары турында кыскача белешмә бирделәр, презентация күрсәттеләр. Соңыннан укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.