"Үзеңне сынап кара" хәрби-спорт чарасы

2018 елның 9 ноябре, җомга

8 ноябрь көнне спорт чаралары Дирекциясе эшчеләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларын җәлеп итеп, "Үзеңне сынап кара" дигән хәрби-спорт чарасы үткәрделәр. Укучылар АК-74 җыю буенча көч сынаштылар,ГТО нормативларын үтәделәр, шулай ук плащ-палатка җыюда иң көчлеләрне билгеләделәр. "Яшьлек" ССК директоры М. А. Байрханов балаларны армиянең сухпаек эчтәлеге белән таныштырды, аннан соң барлык балалар да армия ризыкларын татып карый алдылар. Ә аннары инде үз куллары белән  әзерләнгән аштан авыз иттеләр.Туклыклы аштан һәм кайнар чәйдән соң командалар һәм иң яхшы катнашучылар " Яшьлек "спорт-сәламәтләндерү комплексының мактаулы грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International