Район мәдәният йортында татар хатын-кызларының баш киеме «калфак» тегү һәм чигү буенча балалар түгәрәге булып узды.
Торыш авыл клубында "Без күңелле яшибез!" исеме астында авылның өлкән буын кешеләре өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Инде хәбәр иткәнебезчә, уку чиреге тәмамланганда сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче һәр укучы зачет тапшыра.
Балаларга өстәмә белем бирү уңай нәтиҗәләр күрсәтсен өчен ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Шуны күздә тотып, Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары ата-аналар җыелышларын, ачык дәресләрне еш оештыра.
14 ноябрь көнне үзешчән балалар театры конкурсы кысаларында, Яңа Усы авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Маҗара" балалар театры берләшмәсе авыл халкына А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен тәкъдим итте.
Тат.Бүләр авылы китапханәсендә "3-5 сыйныф укучылары белән "Китап- киңәшчем, ярдәмчем!" дип аталган тематик кичә уздырылды. Китапханәче укучыларның китапның килеп чыгышы турында сөйләде, яңа китаплар белән таныштырды, китапларны сакларга өндәде.
14 ноябрь көнне балалар театр айлыгы кысаларында Баек авыл мәдәният йорты "Яшьлек" балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Илгиз Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.
14 ноябрь көнне балалар театры айлыгы кысаларында Яңа Карамалы авыл клубы "Кояшкай" балалар театр коллективы Г.Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" исемле пьесасын сәхнәләштерде. Тамашачылар премьераны зур кызыксыну белән карадылар һәм бик кәнагать калдылар.
Кичә, 14 ноября “Мизгел FM» радиобыз янә эфирга чыкты. Бездә кункта Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкче вазыйфаларын башкаручы Сахбетдинов Рунар Загирович булды. Тапшыруыбыз үзара салым акчасы җыю буенча җирле референдумда үткэрелүе турында булды.
Үрәзмәт авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан балалар белән "Над нами веет флаг Татарстана" дип исемләнгән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде.