Үрәзмәт авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан балалар белән "Над нами веет флаг Татарстана" дип исемләнгән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде.
Үрәзмәт авыл мәдәният йорты директоры Халыклар бердәмлеге көненә карата балалар белән Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм актульләштерү максаты белән борынгы уеннар көне үткәрде. "Чума үрдәк, чума каз", "Әтәч сугышы", "Көн-төн" кебек уеннарны балалар бик яратып уйнадылар.
Торыш авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Без бердәм" дигән тематик дискотека булып узды. Бәйрәм кичәсендә төрле яшь категорияләрендәге яшьләрне бию мәйданчыгы, тематик уеннар һәм конкурслар берләштерде.
Бәкәбез авыл клубында Татарстан Конституциясе көне уңаеннан яшьләр белән "Мин - Татарстан баласы" дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
11 ноябрь көнне Халыкара фән һәм дөнья атналыгы уңаеннан Тугаш авыл мәдәният йорты директоры укучылар белән "Планеталар турында кызыклы фактлар" темасына мәгълүмати лекция үткәрде.
13 ноябрь көнне Торыш авыл клубында "Әти, әни, мин, спорт сөюче гаилә" исеме астында спорт чарасы булып узды.
Рус.Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр белән "6 НОЯБРЬ - Татарстан Конституциясе көне" темасына аналитик сәгать булып узды. Балалар өчен китап күргәзмәсе эшләнде.
Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә укучылар өчен “Наркомания – кешеле дошманы” исемле әңгәмә үткәрделәр. Үсеп килүче яшь буынга наркоманиянең зарары, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, киләчәккә дөрес юл сайлый белергә кирәклеге хакында сөйләп үттеләр.
Рус Шуган авылы китапханәчесе "Зернышко" балалар бакчасы балалары өчен "Дарите людям доброту"дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Метрәй авыл китапханәчесе 5- 9 нчы сыйныф укучылары белән "Наркомания һәлакәткә китерә!" исемле түгәрәк өстәл үткәрде.