Бию сәнгате бүлегендә ата-аналар җыелышы

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Балаларга өстәмә белем бирү уңай нәтиҗәләр күрсәтсен өчен ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Шуны күздә тотып, Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары ата-аналар җыелышларын, ачык дәресләрне еш оештыра. 2018-2019нчы уку елының беренче уку чиреге тәмамланды. Шул уңайдан, һәр бүлек ата-аналар алдында отчет-концертлар куйды. Бию сәнгате бүлеге укытучысы Булат Солтанов ата-аналар җыелышы уздырды. Сөйләшү барышында балаларның өлгереш сыйфаты, дәресләргә йөрү-йөрмәве, конкурс-бәйгеләрдә катнашу турында сүз барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International