Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Возьмемся за руки, друзья!” исемле толерантлык дәресе үткәрделәр.
Мәллә Тамак авыл китапханәчесе "Йортларга- китап нуры" акциясе кысаларында Зөлфирә Гимазова, Асия Фәтхиева, Алсу Латиповаларны яңа китаплар, журналлар белән таныштырды.
Район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы оешма-предприятиеләрнең: Мәгариф бүлеге, "Мизгел" яшьләр үзәге, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Яшьлек" спорт комплексы һәм "Күп тармаклы уку-укыту үзәге" коллективларының "Мин бу җирдә бары Мөслимнеке!" район смотр-конкурсы булып узды.
"Миләшкәй"балалар бакчасының еллык эш планы нигезендә ата-аналар һәм балалар катнашында "Көзге фантазия" дәвам итә.
Техниканы кышкы саклауга кую
Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчасы “Сәламәт Ләйсән” проекты буенча эшли. Проект нигезендә мәктәпкә әзерлек төркеме “Су - Джок” шарлары белән төрле күнегүләр ясадылар.
Тирә-юнь белән танышу эшчәнлегендә килгән кунакларны яраткан азыклары белән сыйладык.
Бакчабыз коллективы район буенча уздырылган "Минем яраткан бакчам" видеоролик конкурсында катнашып, номинация буенча район мәгариф бүлегенең грамотасына лаек булды.
Үрәзмәт авыл китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән " Наркоманиядән саклан" исеме астында әңгәмә үткәрде. Укучыларга наркомания һәм зчкечелек турында сөйләнде, бу афәтләрдән сак булырга киңәш бирелде.
Тугаш авылы китапханәчесе, Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы уңаеннан, укучылар белән «Интересные факты о планетах!» дип исемләнгән темага лекция үткәрде.