Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Возьмемся за руки, друзья!” исемле толерантлык дәресе үткәрделәр. Балаларга толерантлык сүзенең аңлатмасын, килеп чыгу тарихын аңлаттылар. Дуслык, бердәмлек турында сөйләделәр, уен формасында конфликтлы ситуациядән чыгу юлларын таптылар. Төрле милләт халыкларының мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, шәхси үзенчәлекләрен аңлау, кабул итү һәм хөрмәт итү турында әңгәмә кордылар.