2018 елның 15 ноябрендә авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Р. Н.Булатов катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Август-Муслюм», икенче урынны Исламов И. З. фермер хуҗалыгы яулады.