ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбендә укытучыларның методик эшенә, аларның профессиональ осталыгына зур игътибар бирелә. Шуны күздә тотып, яңа уку елы башынан мөгаллимнәр янәдән белем күтәрү курсларын уза башлады.

2018 елның 19 ноябрендә Мөслим район үзәк шифаханәсе коллективы район мәдәният йортында предприятие һәм оешмаларның үзешчән сәнгать смотр-конкурсының "Без бу җирдә бар Мөслимнеке"концертында катнаштылар

2018 елның 13 ноябрендә балалар бүлегенә һәм «Мөслим район үзәк шифаханәсенең» сырхауханәсенә авыру балаларның кәефен күтәрү өчен клоуннар килделәр. Бик күңелле булды, балаларга бик ошады.

Инде өченче ел рәттән Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары “Урсал тауда” дип исемләнгән Рәис Нәгыймов исемендәге россиякүләм фестиваль-конкурста катнаша.

Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның дәрестән тыш вакыты мавыктыргыч уза. Укучыларыбыз әле төрле концерт программаларын тамаша кыла, әле күңел ачу, белем арттыру чараларында катнаша.

Халыкара толерантлык көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен мәгълүмати-интеллектуаль дәресләр үткәрделәр.

20 ноябрь көнне район мәдәният йортында С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры "Иблис" спектакле булып узды.

"Күбәләк" балалар  бакчасында "Мистер һәм миссис Көз" конкурсы булып узды. Конкурсның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен, инициативаларын үстерү һәм һәр катнашучы өчен уңыш мохите булдыру.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Хуҗабикә” клубының чираттагы утырышы “Минем яраткан шөгылем” исеме астында узды. Биредә һәркемнең иҗат җимешеннән күргәзмә, бик тәмле камыр ашларыннан мул табын, үзара киңәшләшү-аралашудан күңелгә рәхәт атмосфера туды.

 

Район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы оешма-предприятиеләрнең "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" район смотр-конкурсы булып узды. Сәхнәдә дәүләт сәламәтлек саклау автоном оешмасы Мөслим районы үзәк шифаханә коллективы чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International