Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның дәрестән тыш вакыты мавыктыргыч уза. Укучыларыбыз әле төрле концерт программаларын тамаша кыла, әле күңел ачу, белем арттыру чараларында катнаша. Узган атнада халык уен кораллары бүлегендә этюдлар кичәсе узды. Этюд – ул уен коралында уйнаучының техник яктан үсешен, ягъни уйнау тизлеген, тигезлеген арттырыр өчен кулланыла торган әсәр. Билгеле, бу төр көйләрне халык уен коралларында шөгыльләнүче һәр бала уйный. Кичә барышында балалар игътибарына төрле популяр булган этюдлар тыңлатылды, этюдны уйнау алымнары күрсәтелде.