Белем күтәрү курсларын уздык

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбендә укытучыларның методик эшенә, аларның профессиональ осталыгына зур игътибар бирелә. Шуны күздә тотып, яңа уку елы башынан мөгаллимнәр янәдән белем күтәрү курсларын уза башлады. Беренче чиректә фортепиано бүлеге укытучысы Филюзә Шәрипова һәм җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева квалификация күтәрү курсларын узган булса, икенче уку чиреге башыннан рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Эльмира Галиева һәм Гөлназ Талыйпова әлеге курсларны уза. Бүгенге көндә коллегаларыбыз Казан шәһәрендә укуларда шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International