Бөтенроссия фестиваль-конкурс кысаларында узган форумда катнашу

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Инде өченче ел рәттән Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары “Урсал тауда” дип исемләнгән Рәис Нәгыймов исемендәге россиякүләм фестиваль-конкурста катнаша. 17 ноябрь көнне Әлмәт музыка көллияте базасында әлеге фестивальнең форумы булып узды. Биредә республиканың күп кенә шәһәр-районнарыннан килгән өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре очрашты. Мәктәбебез укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Алеся Латыйпова да әлеге формуда катнашып, белемнәрен арттырып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International