20 нче ноябрь көнне "Мин тизлек яратам!" дигән картинг буенча ярыш уткәрелде.
22 ноябрь көнне "Әниләр клубы" проекты старт алды.
23 ноябрь көнне Мәлләтамак авыл мәдәният йорты балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен тәкъдим итте.
22 ноябрь Яр Чаллы каласында тәрбиягә бала алган әниләр өчен Әниләр көне уңаеннан чара үтте.
Бүген"Миләшкәй" балалар бакчасында "Кошлар көне" узды. Тәрбиячеләр балаларның кошлар, аларның яшәү урыннары турындагы белемнәрен (видеопризентация, картиналар аша) ныгыттылар.
"Ләйсән» балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре үз эшләрендә үстерүче келәм белән актив кулланалар. Вак моториканы һәм тактик сизгерлекне үстергән очракта,балаларда игътибарлык, хәтер, фикерләү һәм сөйләм яңа дәрәҗәгә күчә.
Тойгелде авыл китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән язучы Ш. Галиевның тууына 90 яшь тулу уңаеннан "Шәвәлидән шигырь әвәли" исемле аукцион - уен уткәрде.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе 4-5 нче сыйныф укучылары белән "Минем хокукларым " дип аталган информация сәгате уздырды.
Бүгенге көндә балаларга үзләре карарга теләгән мультфильмнарны сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Рус телендә төшерелгән, чит ил фильмнарының тәрҗемә ителгән вариантлары, татар әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мульфильмнар дисеңме, күңелен теләгәнен карарга мөмкин.