22 ноябрь Яр Чаллы каласында тәрбиягә бала алган әниләр өчен Әниләр көне уңаеннан чара үтте. Чараны “Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре оештырды. Әлеге матур бәйрәмдә безнең районнан да 4 әни катнашты. Алар өчен мастер-класслар, күргәзмә заллары эшләде, шулай ук концерт оештырылды.
Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин ителергә тиешле балигъ булмаган балаларның документларын туплау белән шөгыльләнә. Ноябрь аенда 10 баланың документлары тупланып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгына җибәрелде.