20 нче ноябрь көнне спорт-массакүләм чаралары дирекциясе белгечләре тарафыннан "Мин тизлек яратам!" картинг буенча ярыш оештырылды. Ярыш балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга куркынычсызлык йөртү күнекмәләрен ныгыту, спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, катнашучыларның машина йөртү осталыгын арттыру юлы белән хезмәт итте. Катнашучылар өч категориядә ярышты: 6 яшьтән 8 яшькә кадәр, 8дән 12 яшькә кадәр хәм 12+. Җиңүчеләр һәм катнашучылар "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы учреждениясенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.