Эниләр көне уңаеннан , музейда мастер-класс булып узды
Район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы оешма-предприятиеләрнең "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" район смотр-конкурсы булып узды. Сәхнәдә Мөслим инженерлык челтәре, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү", "Хуҗалык тәэмин итү" унитар предприятиеләре, Янгын сүндерү бүлеге, Район газ хезмәте коллективлары чыгыш ясады.
Район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, Мөслим авыл җирлеге депутаты Гараева Э.И. Мөслим районы делегациясе составында узган "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII конференциясендә катнашты.
Район мәдәният йортында эшләп килүче "Таҗ калфак" балалар иҗат клубының беренче иҗат җимешләре өлгерде, алар үз куллары белән түбәтәй булдырдылар. Бүгеннән курчак тегү эшенә тотындылар.
Начар метеорологик күренешләр: 23 ноябрьдә вакытлыча кар, урыны белән көчле һәм буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая, төньяк-көнбатыштан көчле җил урыны белән 17-22 метрга кадәр.
Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры участок инспекторы белән берлектә яшьләр белән «Экстремизмга – юк! " темасына аналитик сәгать үткәрделәр. А. В. Фәхразиев бу темага лекция укыды, балаларга җәмгыятьтәге экстремизм һәм терроризм турында сөйләде.
Әмәкәй авылы “Кояшкай” балалар бакчасында уен площадкасы койма белән әйләндерелде. Бу эштә әтиләр зур ярдэм курсәттеләр.
21 ноябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында туган як һәм авыл тарихына багышланган "Туган ягым - яшел бишек" исемле викторина булып узды. Балалар сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, авылның барлыкка килүе һәм танылган кешеләр турында да кыйммәтле мәгълүмат алдылар.
Баек авыл китапханәчесе "Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында, Баязитова Мәгъсүмә Хәерзаман кызы өендә булды, яңа кайткан газета - журналлар белән таныштырды.
Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе "Куянкай" нәнилэрен Гузәл Әдhәмнең " Әбием ни исемле?" китабы белән таныштырды. Китаптан "Кызыл муенса" hәм "Караш" хикәяләре укылды. Соңыннан балалар белән яхшы hәм начар гамәлләр турында сойләшу булды.