ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә бар җиһан Яңа 2019 елны каршы алырга әзерләнә.

Яңа ел бәйрәмен һәркем үзенчә каршы ала. Бүген күпләр чит ил традицияләрен үз итеп, Раштуа сувенирларын, ишеккә эленүче бәйрәм венокларын куллана башлады.

20 нче декабрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Яр Чаллы  шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре һәм Мөслим районының тәрбиягә бала алган әти-әниләре белән очрашу үтте.

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбендә ачкы дәресләр узды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов, өстәмә белем бирү буенча аның урынбасары Илнур Сабиров әлеге дәресләрдә катнашып, укучыларның иҗади белемнәрен бәяләде, уку-укытуга кертергә кирәкле яңа алымнар турында сөйләде.

Рус Шуган авлылы китапханәчесе "Зернышко" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "У медведя во бору", "Огуречик", "В лес по грибы" дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар уздырды.

Үрәзмәт авылы китапханәчесе "Табышмак әйтәм- җавабын тап" дип исемләнгән табышмак кичәсе үткәрде.

   Үзәк китапханәдә күренекле язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең 70 яшенә багышланган “Татар авылы – үзе бер академия” китап укучылар конференциясе узды. Укучыларны Ринат Мөхәммәдиев тормышы, иҗаты, үзәк китапханә ресурслары, китапханәче хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштыру, киң җәмәгатьчелекне китап укуга җәлеп итү максатыннан оештырылган бу чараны Мөслим гимназиясе татар теле укытучылары һәм педагог-китапханәче үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әзерләделәр. Квест-уен форматында узган чарада районның барлык татар теле укытучылары һәм район үзәге мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. 

Үрәзмәт авылы китапханәчесе мәдәният йорты һәм башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Кыш бабай һәм Кар кызы- без сезне көтәбез!" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Шторм кисәтү
куркыныч метеорологик күренешләр турында

Якын арада, 19 декабрь кичендә, 2018 елның 20 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көтелә:50 мм һәм аннан да күбрәк диаметрлы көчле һава торышы, 35 мм диаметрлы катлаулы һава.

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Лошкарева Нәфисә Рәшит кызы "Ел тәрбиячесе-2019 "конкурсының муниципаль этабында катнашты. Конкурсның максаты-мәктәпкәчә белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләренең иҗади башлангычын үстерү, аларның һөнәри осталыгын күтәрү, талантлы тәрбиячеләрне ачыклау. Конкурста катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International