Мөслим сәнгать мәктәбендә ачык дәресләр

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбендә ачкы дәресләр узды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов, өстәмә белем бирү буенча аның урынбасары Илнур Сабиров әлеге дәресләрдә катнашып, укучыларның иҗади белемнәрен бәяләде, уку-укытуга кертергә кирәкле яңа алымнар турында сөйләде. Мәгариф бүлеге делегациясенә бу көнне рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Эльмира Галиева, бию сәнгате бүлеге укытучысы Булат Солтанов, халык уен кораллары бүлеге укытучысы Дилбәр Салихҗанова дәрес күрсәтте. Ахырдан мәктәп коллективы белән очрашу булып узды. Биредә яңа елга эш планы расланды, хәл ителәсе мәсьәләләр чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International