20 нче декабрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре һәм Мөслим районының тәрбиягә бала алган әти-әниләре белән очрашу үтте. Юрист һәм психологлар гаиләләр белән эшлэде, киңәшләрен бирде.