Яңа ел бәйрәмен һәркем үзенчә каршы ала. Бүген күпләр чит ил традицияләрен үз итеп, Раштуа сувенирларын, ишеккә эленүче бәйрәм венокларын куллана башлады. Узган атнада рәсем сәнгате бүлегенең Эльмира Галиева сыйныфында белем алучы балалар әлеге үзенчәлекле Яңа ел бизәген үз куллары белән ясарга өйрәнде. Балалар кулы белә ясалган иҗат җимешләре бик күпләрнең йорт бизәге булып торачак.