ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

24 нче декабрь көнне,  “Мөслим туган як музее”нда , Тукай мәктәбе укучылары “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән чарада катнаштылар

“Иң тату сыйныф серләре” республика кокурсының зона этабы үтте.

   Үзәк балалар китапханәсе Мөслим лицееның  2 сыйныф укучылары өчен “Тапкырлар” исеме астында кызыклы викторина үткәрде. Балалар яңа китаплар белән таныштылар.

Метрәй авыл китапханәчесе, "Һәр йортка - китап нуры!" акциясе кысаларында, хезмәт һәм тыл ветераны Димиева Мәэлүфә апаның өендә булып, аны яңа газета- журналлар,район яңалыклары белән таныштырды.

    Метрәй авыл китапханәчесе балалар бакчасына барып,нәниләрне Л.Н.Толстойның "Ике дус" мәсәле белән таныштырды.Мәсәл аша, алар дуслыкның кадерен белергә,дусларны авыр вакытта ташлап калдырырга ярамаганлыгын, бер - береңә ярдәмчел булырга кирәк икәнен аңладылар.

Яңа Усы авылы китапханәчесе, “Йортларга – китап нуры” акциясе кысаларында, 1 группа инвалид Кононова Клавдия апаның өендә булды, кайткан яңа матбугат белән таныштырды, китаплар тәкъдим итте.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Ак бураннар аша" дип аталган Гөлсинә Галимуллина иҗатына багышланган телдән журнал уздырды .Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды һәм китапханәгә кайткан "Ефәк кулъяулык", "Тау елгасы" "Ай күлгә сыенганда"Күгәрчен оя корганда" дигән китапларына күзәтү уткәрде.

Баек авылы китапханәчесе, язучы, М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурсы лауреаты Әхәт Гаффарга 70 яшь тулу уңаеннан, язучының  китапларына күзәтү һәм әңгәмә үткәрде.Тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" нәниләре өчен "Безнең урманда" дигән темага китапханә сәгате үткәрде. Ул балаларга Ленар Шәех китабындагы шигырьләрне укыды. Рәсемнәр буенча әңгәмә оештырылды.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе
22 декабрьдә " Яшел фитнес»фестивале узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International