24 нче декабрь көнне, “Мөслим туган як музее”нда , Тукай мәктәбе укучылары “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән чарада катнаштылар. Балаларны Чичи исемле клоун каршы алды. Кичә барышында төрле кызыклы уеннар уйналды, бүләкләр тапшырылды.