ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Үзәк чыршы ачу.

   Баек авыл китапханәчесе "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен шигырь кичәсе үткәрде. Балалар кызыксынып яңа елга багышланган шигырьләрне тыңладылар, кызыклы  китаплар белән таныштылар.

Тойгелде авыл китапханәчесе "Карлыгач" балалар бакчасында балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Ел фасылына багышланган табышмакларга җаваплар эзләдек, шигырь әкиятләр укыдык.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Сәйлән" балалар бакчасы балаларына яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс күрсәтте һәм " Кышкы бизәкләр" дип аталган рәсем конкурсын уздырды.

   Крәш Шуран авыл китапханәчесе якташ шагыйрь, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Мин санарга өйрәнәм” китабы басылып чыгуга 25 ел тулу уңаеннан табышмаклар кичәсе үткәрде, шагыйрьнең шигырьләрен укыды.

Елгабаш авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән  «Яна ел уенчыгым» исемле иртә оештырды. Балалар анда уенчыклар, кар бөртекләре ясадылар. Чараның максаты укучыларда Яңа елга әзерлек булдыру, аларның сыйныфларын бизәү булды.

   Мәлләтамак авыл китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасына йөруче нәниләрне Резеда Вәлиеваның "Дәу әнигә барабыз" дип исемләнгән китабы белэн таныштырды. Нәниләр шигырьләр тыңлады, китапның рәсемнәрен буяды.

   Ташлыяр авыл китапханәчесе балалар өчен "Яңа ел могҗизасы" дип  исемләнгән куңелле кичә үткәрде.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International