Яңа Усы авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты, яңа кайткан журналлардан күргәзмә оештырды, алар белән таныштырды. Укучылар журналларны кызыксынып карадылар, китапханәченең сүзләрен игътибар белән тыңладылар. Соңыннан сканвордларын чиштеләр.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
21 нче декабрь көнне Мөслим лицее базасында район туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен өстәмә профессиональ белем программасы буенча методик семинар оештырылды.
Мәлләтамак авылы китапханәчесе Сөембикә журналы,Татарстан яшьләре, Авыл утлары, Ватаным Татарстан гәҗитләре белән Насифуллина Флера, Гатина Кадрия апаларны таныштырды.
Югары Табын авылы китапханәчесе кече яшьтәге китап укучылар өчен ял почмагы оештырды. Балалар, бик теләп, өстәл уеннары уйныйлар, рәсем ясыйлар.
"Кояшкай" база балалар бакчасында"Ел тәрбиячесе-2019" бәйгесенең муниципаль туры узды.Бәйгедә "Миләшкәй" балалар бакчасыннан югары категорияле тәрбияче Ситдикова Гөлнур Наил кызы, логопед Шарафутдинова Лилия Даннур кызы,тәрбияче Ахметзянова Рүзилә Әхтәм кызы уңышлы чыгыш ясадылар.Алар үзләренең эш тәҗрибәсен тәкъдит иттеләр, балалар белән белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр.Без аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
“Ләйсән” балалар бакчасының коллективы Яңа ел бәйрәме уңаеннан бакча территориясенә Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа ел символларын ясадылар.
2018 елның 23 декабренә
2018 елның 22 декабрь 18 сәгатьтән 23 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Кар аз һәм уртача.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -14..-18 .º
Көндез максималь һава температурасы -10..-13 .º
Юлларда бозлавык.
Торыш авыл клубында Яңа ел алды ыгы-зыгысы башланды. Авыл клубы хезмәткәрләре кардан сыннар ясадылар. Барысы да яхшы кәеф белән эшләделәр, көлделәр һәм шаярдылар. Аларның күңелле кәефләре менә шушы искиткеч фигураларга тапшырылды.