Яңа Усы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә 27 гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан, “Город мужества и славы” дип аталган батырлык сәгате үткәрделәр. Алып баручылар сугыш елларындагы авырлыклар, Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, яшәү юлы һәм башкалар турында сөйләделәр. Яшүсмерләр тарих битләренә күз салып, дәһшәтле сугыш еллары, 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы мәхшәрен сурәтләгән язмалар белән таныштылар, презентация карадылар.