Тат.Бүләр урта мәктәбендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан «Олы мираслы телем!» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы оештырды. Бәйге татар халкының әдәби кыйммәтләрен пропагандалау, татар классикларының иҗатына кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелде. Барлык балалар да бик җитди әзерләнделәр, үзләренең осталыкларын һәм башкару оригинальлеген күрсәтеп, бик шәп чыгыш ясадылар. Алар төрле тематикага багышланган шигырьләр укыдылар. Балалар интонация һәм ишарә ярдәмендә шигырьләр эчтәлегенә үз карашларын җиткерү сәләтен күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуларын арттыралар, аларга карата иҗади сәләтләрен ачыклыйлар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 22 ноябрь көнне Татар.Бүләр авыл китапханәсендә мәктәпкәчә, кече һәм өлкән яшьтәге мәктәп балалары өчен «Гасырлар кичкән телебез» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Катнашучыларга һәр яшь өчен аерым биремнәр әзерләнелде. Барлык балалар да төркемнәрдә һәм индивидуаль биремнәрне эшләүдә актив катнаштылар. Очрашу барышында күренекле эшлеклеләрнең туган тел турында цитаталары һәм әйтемнәре яңгырады. Китапханәче татар теленең байлыгы, чисталыгын бозудан сакларга кирәклеге турында сөйләде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Роза Хабибуллинаның “ Сиңа дигән җырым “ әсәре буенча укучылар конференциясендә Тат.Бүләр урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Зиннатуллина Т.М. катнашты. Конференциядә язучының тормыш юлына һәм әсәренә күзәтү үткәрелде
Тат.Бүләр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучылар үзидарәсе министрлары Шарипова А.М.һәм Мирзаянова Р.Р.башлангыч сыйныф укучылары белән “ Әниләр көне” уңаеннан, сыйныф сәгате үткәрделәр.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе министры Мирзаянова Раилә Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында үткәрелгән иҗтимагый оешма активистлары утырышында катнашты.Ул волонтерлык юнәлеше буенча чыгыш ясады.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәркемендә балаларга гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан авыл китапханәсе музеенда экскурсия үтте.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан "Мөслим кызы, Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбенең 2нче сыйныфында "Күп укысаң күп белерсең" исемле сыйныф сәгате узды.Укучылар дәрестә татар халык әкиятләре белән танышты, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, «Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин-Волонтер!» исеме астында таныштыру экскурсиясе үткәрделәр. “Игелек уят” отряды волонтерлары эшчәнлеге турында сөйләделәр, тематик видеороликлар күрсәттеләр, балалар өчен тренинглар һәм уеннар үткәрделәр. Әлеге чара районда волонтерлык хәрәкәтләре турында мәгълүмат тарату һәм «Игелек уят» отряды сафларына мәктәп укучыларын җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылры Яхонтов А.,Мирзаянов Н. ВДПО үткәргән пожар кркынычсызлыгы буенча онлайн-олимпиада да катнашып сертификат алдылар.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең барлык сыйныф укучылары да Россия эчке эшләр министрлыгы һәм «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» проекты тарафыннан үткәрелгән Россиякүләм «Имин юллар» онлайн- олимпиадасында катнаштылар.