Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, «Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин-Волонтер!» исеме астында таныштыру экскурсиясе үткәрделәр. “Игелек уят” отряды волонтерлары эшчәнлеге турында сөйләделәр, тематик видеороликлар күрсәттеләр, балалар өчен тренинглар һәм уеннар үткәрделәр. Әлеге чара районда волонтерлык хәрәкәтләре турында мәгълүмат тарату һәм «Игелек уят» отряды сафларына мәктәп укучыларын җәлеп итү максатыннан оештырылды.