“Гасырлар кичкән телебез»

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 22 ноябрь көнне Татар.Бүләр авыл китапханәсендә мәктәпкәчә, кече һәм өлкән яшьтәге мәктәп балалары өчен «Гасырлар кичкән телебез» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Катнашучыларга  һәр яшь өчен аерым биремнәр әзерләнелде. Барлык балалар да төркемнәрдә һәм индивидуаль биремнәрне эшләүдә актив катнаштылар. Очрашу барышында күренекле эшлеклеләрнең туган тел турында цитаталары  һәм әйтемнәре  яңгырады. Китапханәче татар теленең байлыгы, чисталыгын бозудан сакларга  кирәклеге  турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International