«Олы мираслы телем!»

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Тат.Бүләр урта мәктәбендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан  «Олы мираслы телем!» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы оештырды. Бәйге татар халкының әдәби кыйммәтләрен пропагандалау, татар классикларының иҗатына кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелде. Барлык балалар да бик җитди әзерләнделәр, үзләренең осталыкларын һәм башкару оригинальлеген күрсәтеп, бик шәп чыгыш ясадылар. Алар төрле тематикага багышланган шигырьләр укыдылар. Балалар интонация һәм ишарә ярдәмендә шигырьләр эчтәлегенә үз карашларын җиткерү сәләтен күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуларын арттыралар, аларга карата иҗади сәләтләрен ачыклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International