Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 15 апрель көнне 5-7 класс укучылары һәйкәл янын корыган яфрак һәм үләннән чистарттылар.
“Һәр өлкәнгә –рухи нур” акциясе кысаларында Баланлы авылы китапханәсе тыл һәм хезмәт ветераны Гарифуллина Зәйнәп апаны вакытлы матбугат һәм яңа китаплар белән таныштырды.
Мәктәп китапханәсе җитәкчесе Митюшкина Е. А. 1-6 класслар өчен рус халык әкиятләренә багышланган викторина үткәрде. 4 сыйныф укучылары иң актив катнашучылар булды.